Авторизация

Милэшлэрем - минус


Милэшлэрем - минус

Голосов: 0    

Загрузок: 2017-02-19

Длительность: 02:30

Текст просмотрен: 1148

Скачать
Другие песни исполнителя
Текст песни:

Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр
Әйтегезме, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Иртән искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Видео Миләшләрем (милэшлэрем) - Ильгиз Шайхразиев, Ринат Рысьмятов.
Поделиться: 
Комментарии (0)




Добавить комментарий



Каптча:
/.jpg